erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кагыйдәләрне үтик

10 апрельдә Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус режим вакытында урамнарда мобиль төркемнәрнең сакта торулары көчәйтелде.

Бу урамнарда хәрәкәтнең артуы белән бәйле. Үзизоляция кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Әмма йогышлы инфекциядән саклану чараларын үтәмәүчеләр очрап тора.

Шундыйларга үзизоляция  режимы башланган көннән районда бүгенгә кадәр 50дән артык беркетмә төзелгән. Беркетмәләр судта карала. Штрафлар 1 мең сумнан башлана. Кисәтүләр белән чикләнгән эшләр дә бар.

Сакта торучы мобиль төркемнәрнең эше көчәйтелгәч, 10 апрельдән режимны бозучыларга 33 беркетмә төзелгән. Таләпләрне бозучыларның төрлесе бар: кайберләре салып, урамда йөри, кайбер яшьләр йөрергә чыккан, яшүсмер дә әти-әнисеннән башка гына каядыр бара...

Район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Фәнил Гайнетдинов үзизоляция вакытында җитди сәбәпсез урамга чыгып йөрмәскә, махсус режим кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Искә төшерәбез:

якындагы аптекага, азык-төлек, көнкүреш, бакчачылык, хуҗалык әйберләре сатучы кибетләргә барырга рөхсәт. Кире кайтканда сатып алынган товарыңның чегы булсын. Ә инде авылга, дачага барасы булса, башка төрле җитди сәбәпләр булганда телефон аша каядыр бару өчен рөхсәт (СМС-хәбәр) алырга кирәк.  Ул рөхсәтне covid19.tatarstan.ru сайтына кереп алып була.

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X