erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Казанка“ һәм “Курса МТС“ ширкәтләре урып-җыюны төгәлләде

Кайберәүләр “Казанка“ ширкәте ничек шулай җиңеллек белән эшли ул, дигән сорау бирәләр.

Дөрестән дә, аптырап та куярлык шул. Моның  төп сәбәбе – җитәкченең кешеләр белән эшли, эшне оештыра, әйткән сүзендә тора белүендә дип уйлыйм. Магнит кебек тартыла аңа халык, миңа да эш булмасмы, дип килүчеләр тукталып тормый, бу юлларны укыгач көнләшеп куючылар да булыр. Шәһәргә терәлеп торган хуҗалык бит әле ул!
Менә быелгы уракны гына алыйк. 15 августка игеннәрне урып-җыюны төгәлләп тә куйдылар. Бу гына түгел әле – комбайннар артыннан салам да җыйналып бетте. Монысын ничек оештырдылар, дисезме? “Үзләренең пресслары булган ике кеше башкарып чыкты моны, – ди Айдар Сабиров. – Иртән сәгать 3тә эшне башлыйлар, көн эсселәнә башлаганчы берсе-берсе 350гә кадәр төргәк пресслыйлар“.

Әле шаярып, комбайннарны кызурак йөртеп булмыймы, дип тә куялар икән. Чөнки суктырылган саламны җыйнап бетереп баралар.
Хуҗалыкта дүрт комбайн, берсе генә яңа, өчесе “Вамин“нан калган. “Бөтен хикмәт – комбайннарны дөрес файдалануда, – ди җитәкче. – Узган ел бөтен уракка 4 комбайн 42 минут кына тик торды“. Быел андый хәл бөтенләй булмаган. Ашлык ташу, ягулык салу – бар да көйле барды. Билгеле, комбайннарны алдан яхшылап әзерлиләр. Баш инженер Фаил Хәлиуллин урак өстендә үзе дә комбайнчы, һәр елны алдынгы урыннарда. Быел 20 мең центнерга якын ашлык суктырды инде. Марсель Камалов, Илшат Хәйруллин, Әхмәт Әхмәдиев та алдынгылар рәтендә.

“Курса МТСы“ ширкәте – районның иң тотрыклы эшләүче хуҗалыкларының берсе. Игенчелек тармагында аеруча яхшы эшлиләр, күп еллар технологияне сак-лап, яңаларын кертеп матур уңышлар яулыйлар. Җитәкче Рәүф Гыйлаҗетдиновка: “Уракны шулай август уртасында ук төгәлли алуыгызның сере нәрсәдә?“ – дигән сорау биргән идем.
– Соңгы елларда техниканы яңарттык, аннан иң яхшы механизаторларыбыз комбайнчылар безнең, – диде ул. – Сыналган, тәҗрибәле, ышанычлы кешеләр. Ындыр табакларын заманча җиһазландырдык, яңа линияләр куелды. Кайткан ашлык шул көнендә үк эшкәртелеп, урнаштырып барыла. Белгечләрнең эшне дөрес оештырулары шулай ук мөһим роль уйный. Технология саклангач басулар да чиста, бу да урып-җыюны тоткарлыксыз алып барырга булыша.
Комбайнчылар Радик Хәбибуллин, Ленар Хөснетдинов, Рәнис Хөснетдинов, Марсель Миңһаҗев, Әхәт Шәрәфиев, Рәмис Шәрәфиев, Рамил Галиев турында мактау сүзләрен күп әйтергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

16 августта район башлыгы Илшат Нуриев “Казанка“ һәм “Курса МТСы“ ширкәтләре җитәкчеләре Айдар Сабиров белән Рәүф Гыйлаҗетдиновны кабул итте. Аларны игеннәрне урып-җыюны төгәлләүләре белән тәбрик итте, хуҗалыкларның барлык хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
17 августка район хуҗалыкларында 53425 гектардагы игеннәрнең 37080 гектары (69,4 процент) җыйнап алынды. “Заря“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Северный“ ширкәтләрендә 81-79 процент.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 27,1 центнер. “Ак барс“ агрокомплексы“нда – 39, “Казанка“ – 38, “Курса МТСы“, “Северный“да   34 центнердан артык. Иң түбән уңыш “Кишет“тә – 9 центнер.
“Курса МТСы“, “Казанка“, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтләрендә арыш 45-43 центнер чыкты. Район буенча – 31 центнер. Көзге бодай – 26, борчак – 14, язгы бодай – 25,5, арпа – 27,5, солы 26 центнердан артык.

“Ак барс“ агрокомплексы“, “Ташкичү“, “Заря“, “Курса МТСы“, “Ашытбаш“, “Кырлай“ ширкәтләре шактый мәйданнарда арыш чәчтеләр.
“Ватан“, “Тукай“, “Яңарыш“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Игенче“, “Ашытбаш“ ширкәтләрендә туфракны көзге эшкәртү әйбәт оештырылган. Район буенча бер шартлы терлеккә 16,8 центнер азык берәмлеге әзерләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев