erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кемнәр таксида эшли алмаячак?

Россиядә элекке үтерүчеләрне, көчләүчеләрне, террористларны таксист булып эшләүдән тыярга уйлыйлар. Транспорт министрлыгы шушы хакта закон проекты әзерләгән, дип хәбәр итә “Известия”.

Шулай итеп, әгәр бу закон проектын кабул итсәләр,  җитәкчеләр  кайчандыр хөкемгә тартылган булган, җинаятьләре авыр һәм аеруча авыр дип танылган кешеләрне такси яки җәмәгать транспорты белән идарә итү эшенә алмаска тиеш. Болар белән беррәттән үтерү, алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян салу, газаплау, көчләү өчен маддәләр буенча хөкем ителгәннәрне дә эшкә алмаячаклар. Транспорт министрлыгында аңлатуларында, шул рәвешле пассажирларның иминлеген тәэмин итәргә телиләр.

Быел июль аенда документны закон проекты эшчәнлеге буенча комиссия карамагына тапшырачаклар. Документка ярашлы рәвештә, яңа кагыйдәләр 2021 елда үз көченә кереп тә китәргә мөмкин. Күз күрер, җәмәгать.

Фото: Lenta.ru

Чыганак: Lenta.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор : Таҗиева Руфина

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bu-m-im/Kemn-r-taksida-eshli-almayachak-119000/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X