erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Хәсәншәех авылындагы барлык терлекләргә вакцина ясалды

Августның беренче көнендә Хәсәншәех авылында бер хатын-кыз ындыр табагына эшкә килә.

Башка вакытта да шул тирәдә буталып йөргән эткә игътибар да итми ул. Әмма эт бу юлы үзен сәер тота, әлеге хатын-кызның ботын тешләп тә ала.

Мондый очраклар бик хәтәр. Бер елны бер авылда сыер саварга чыккан киленнең аягын үз песиләре тырный. Ярый әле уяулык күрсәтәләр, вакытында табибка мөрәҗәгать итәләр, вакцина ясаталар. Ә теге песи котырган булып чыга.

– Хәсәншәехтагы очракта да тиз арада дөрес чаралар күрелде, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов. – Ветеринария табибы М.Закиров үзе бу турыда белүгә безгә хәбәр итте. Ветеринария табиб-

лары урынга барып шул тирәдәге малларны карап чыктылар. Вирус таралу мөмкин булган урында дезинфекция үткәрелде. Хәсәншәех авылындагы барлык терлекләргә вакцина ясала. Эт тешләгән хатын-кыз график буенча вакцина ала.

Әлеге этнең гәүдәсе экспертизага җибәрелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Котыру авыруын дәвалап булмый, – ди белгеч. – Әгәр авыру беренче стадиягә генә барып җитсә дә, үлем белән бетәчәк.

Әгәр сезне эт, песи һ.б. хайваннар тешли икән, кичекмәстән медпунктка мөрәҗәгать итегез. Аңа кадәр тешләнгән урынны 10 минут дәвамында сабынлы эретмә белән юарга мөмкин. Аннан соң табиб билгеләве буенча вакцина ясала. Кешедә инкубация  чоры бер елга кадәр барырга мөмкин, тешләгән урын  баштан никадәр ераграк, инкубация чоры шулкадәр озаграк.

Әгәр үзегезнең, туганнары-гызның, якыннары-гызның сәламәтлеге кадерле икән, йорттагы хайванга (эт, песи һ.б.) вакцина ясатыгыз.

Аны бушка ясыйлар.

Телефон: 3-08-93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев