erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Китеп барулары җиңел түгелдер...

Күңел күзе күргән кешегә октябрь ае да бик ямьле. Ул балан, миләшләргә карасаң авыздан сулар килә. Җимешләре генә түгел, яфраклары да алтынсыман.

Әле шушы көннәрдә генә шәһәребезнең Шәрык бистәсе өстендә җәй көне дә күрә алмаган салават күпере пәйда булды, нинди матур күренеш!

Кошлар дөньясында бик ыгы-зыгылы чор – канатлы дусларыбызның күбесе шушы айда җылы якларга китеп бара. Дөрес, керәшәләр август аенда ук юкка чыкты инде, алар көннәр әйбәт вакытта барып урнашып калырга ашыга. Чөнки алар җиргә төшми диярлек, тукланыр азыклары – чебен-черкиләр дә һавада оча. Һава суына башлагач аларны табуы кыенлаша.
Сентябрь ахырында торналар саубуллашып китеп барды. Язын да, көзен дә Арча өстендә тукталып берничә әйләнеш ясый алар. Беркөн зур төркем белән кыр казлары очып үтте. Бу кошларның өлгерешенә шаккатырлык, әле майның егермеләрендә бездә иде алар, ни арада бала чыгара торган урыннарына барып җитә дә, ни арада йомырка салып, бала чыгарып, аларны үстереп өлгерә, диген. Инде менә җылы якларга китеп тә барышлары.

– Авылда карга күренмәгәч тә күңелсез, – ди бер танышым. – Әллә китеп тә бардылармы...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Арчада әле алар, – дим. – Шушы араларда китәрләр дә инде.
Китә торганнары китә инде. Аккошлар әнә су тәмам боткага әверелгәнче китми. Кыр үрдәкләренең кайберләре бездә кышларга да кала әле.
Киткән кошлар урынына башкалары килеп җитә. Песнәкләр урманнардан кешеләр яши торган урыннарга сентябрьдә үк күченде. Һәр ярыкны, аулак урыннарны тикшереп корткычлардан арындыра алар, бакчаларыбызның иминлеге турында кайгырта. Кышын гына  авырга туры килә үзләренә, азык табу кыенлаша. Икенче сыйныфта укучы Зилә оныгыбыз  ашату урыннары ясап куйды инде, көнбагыш салып шунда килгән кошларны  телефонына төшереп бара. “Мин табигатьне яратам!“ – дип горурланып йөри.

Бу көздә гаҗәбрәк хәлләр дә бар әле. Миләш чыпчыклары, сызгырак чыпчыклар төркем-төркем булып миләшләрне сыптыра. Кышкы айларда гына күренә иде алар, болай булса кышка калмас та инде ул җимешләр.
Кошларда да кеше язмышлары дип, юкка гына әйтмиләр. Аларга да туган якларын калдырып китүләре җиңелләрдән түгелдер. Матур язларда исән-имин кайтулар насыйп булсын үзләренә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев