erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Комиссия һәр мәктәп, балалар бакчасын җентекләп тикшерә

Беренче чиратта янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү торышына игътибар бирелә.

Районда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү бара. Комиссия һәр мәктәп, балалар бакчасын җентекләп карап чыга.

Беренче чиратта янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү торышына игътибар бирелә.

 

Яңа Кырлай мәктәбендә көчле укытучылар коллективы, аларның көчле укучылары,  яңа уку елына яхшы әзерләнгәннәр. Барысы 109 бала, һәр сыйныфта 12-14 укучы. 14 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлап, унынчы сыйныфка өчесе генә калган. Бердәм дәүләт имтиханын 95-100 баллга тапшыручылар да бар бу мәктәптә. Олимпиадада җиңүчеләре күп.

– Грантлар күп отабыз. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, технология дәресләрендә куллану өчен күп җиһаз кайтты. “Беренчеләр хәрәкәте” әйбәт эшли. Үзебездә район форумы да үткәрдек. Грант акчасына тәкъдимнәр үзәге эшләдек, әйберләр алдык. Бик бай музеебыз бар, – диде мәктәп директоры Зөлфия Хәйруллина.

Бер проблемалары бар – спортзалны төзекләндерү кирәк. Күп эшне үз көчләре белән  башкарсалар, моны алай гына эшләп чыгып булмый. Ә менә ашханә 2022 елда СанПиН таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән.

Ашытбаш мәктәбе көчле укучылары, спортчылары белән  данлыклы. Дилә Заһидуллина бердәм дәүләт имтиханында рус теленнән йөз балл җыйган. Рүзәл Фәйзрахманов көрәш буенча Татарстан чемпионы. Мәктәпне быел ун бала тәмамлаган. Илүзә Абдуллаҗанова белән Рәзилә Ситдикова көмеш медаль алган. Көчле сыйныф булган, бөтенесе дә югары уку йортына керергә әзерләнә.

Шекә мәктәбе җиде бала белән яңа уку елын каршы алачак. Бер бала чыккан, бер бала керә. Көндез спортзалны, кич клубны алыштырган залы, 15 баланы туплаган балалар бакчасы, китапханәсе, фельдшер-акушерлык пункты – бар да бер бинада. “Эш стажым 37 ел, балалар бакчасы мөдире булып 36 ел эшлим”, – диде Лилия Әскәрова. Үзе үк тәрбияче дә. Көне буе эш урынында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре