erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус белән авыручыларның күбесе Казанга туры килә
Арча яңалыклары

Коронавирус белән авыручыларның күбесе Казанга туры килә

Татарстанда тагын 87 кеше ковид йоктырган

Соңгы тәүлек эчендә 87 татарстанлы коронавирус инфекциясе белән чирләгән, өч кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган. 

«24 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

29 очрак 30-50 яшьлек татарстанлылар арасында ачыкланган, шулай ук коронавирусны 18 яшьтән кечерәк ике кеше йоктырган.

Авыручыларның күбесе Казанга туры килә — Татарстан башкаласында 61 кеше чир йоктырган. Районнар арасында иң күп авыручылар Яшел Үзән (дүрт), Биектау һәм Чистай (өчәр кеше) районнарында теркәлгән.

Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы 15,1 мең кеше авырган, 11,5 меңгә якын кеше, шул исәптән узган тәүлектә 76 кеше терелгән.

https://tatar-inform.tatar/news/health/20-01-2021/tatarstanda-tagyn-87-keshe-kovid-yoktyrgan-5800291

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев