erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус бетмәде. Ул бар
Арча яңалыклары

Коронавирус бетмәде. Ул бар

Әйе, артуга бара.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 81 яңа очрагы ачыкланган. 38 пациент хастаханәгә китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Искәртик, кичә республикада ковид белән авыручылар 5 кешегә азрак (76 кеше) булган. 3 февральдә Татарстанда бу чирдән бер кешенең дә терелмәве, бу юлы 15 пациентның савыгуы турында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә Россиядә 9681 кеше коронавирус йоктырган, 6334 пациент бу чирдән терелгән, 1085 кешене хастаханәгә салганнар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев