Коронавирус корбаннарының саны артты
4 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Кытайда 17391 кешенең яңа төр вирус белән авыруы расланган.
Зарарланучыларның иң күбесе Хубей провинциясендә, якынча 9 мең кеше исәпләнә. Күп очракта коронавирус эләктерүчеләр «җиңелчә» генә авырый. Әмма үлемнең 427 очрагы теркәлүе дә мәгълүм.
Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, бу вирус белән зарарланып вафат булучылар әлеге семьялыкка кергән башка төр вируслардан үлүчеләргә караганда азрак. Коронавирус «эләктерүче»ләрнең 2 проценты дөнья белән хушлашса, калган очракта үлем-китем очраклары 9 процентка кадәр җиткән булган. Хәзерге вакытта дөньяның 23 илендә коронавирус белән авыру очрагы ачыкланган.
– Билгеле булганча, 2002 елда Кытайда әлеге семьялыкка кергән ТОРС вирусы, ягъни авыр кискен респиратор синдромы инде теркәлгән иде. Ул чагында 8 меңнән артык кеше авырды, 813е вафат булды. Якын Көнчыгыш респиратор синдромы исә дөньяда 2012 елның көзендә теркәлде һәм аның белән 2470 кешенең авыруы мәгълүм. Бу авырудан 850 кешенең гомере өзелде, – дип искә төшерде Любовь Авдонина.
Коронавирусның дөньяда 40тан артык төре билгеле. Ул кешеләрне генә түгел, хайваннарны да зарарларга сәләтле.
Бигрәк тә еланнар, ярканатлар аша таралу очраклары күп. Әлеге вирус тәүге тапкыр 1965 елда ачыкланган. 65 градус температурада вирус «үлә».
Любовь Авдонина сүзләренчә, коронавирустан түгел, ә аңардан күпкә көчлерәк булган ОРВИ һәм грипп кебек вирусларга игътибарны арттырырга кирәк. Чөнки әлеге авыруларның якын арада көчәюе көтелә. Шуңа да профилактика чараларын онытмаска киңәш итә табиблар.
Коронавируска килгәндә, аның салкын тию, ОРВИ яисә гриппка охшаган һәм шундый ук билгеләргә ия икәнен безгә белгечләр кат-кат җиткерде. Әмма аны бары лаборатория шартларында гына ачыкларга мөмкин.
Шундый шартларда республикада коронавирустан шикләнеп мөрәҗәгать иткән 39 кешене тикшергәннәр инде. Бәхеткә, аларда яңа баш калкыткан авыру ачыкланмаган.
– Вирус яңа, шуңа да аңа зур игътибар бирелә. Әгәр дә үзегездә вирус билгеләрен күрәсез икән, үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмичә, табибларга мөрәҗәгать итегез, – дип киңәш итә Любовь Авдонина.
Республика хастаханәләрендә йогышлы авырулардан интегүчеләр өчен 900дән артык урын исәпләнә. Профилактик чараларны үтәгәндә, әлеге урыннарда яту сезгә янамый, дип вәгъдә итә табиблар.
Сүз уңаеннан, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән авырган чит ил кешеләрен депортацияләү хакында хәбәр итте. Бу Россиядә әлеге вирус таралмасын өчен эшләнелә.
Лилия Локманова
Фото: Arek Rataj / AP
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/koronavirus-korbannaryny-sany-artty-427-lem-ochragy-terklgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев