Кошларны кайгыртабыз
Түбән Мәтәскә мәктәбе укытучысы Венера Хәйретдинова яза.
Җиһанны аклыкка, сафлыкка төреп, кар-бураннары белән туган ягыбызга кыш килде. Аның салкын сулышын кош-кортлар, җәнлекләр бик тиз сизә. Хәзер инде урманнарда канатлы дусларыбызның тавышы сирәк ишетелә: алар кешеләр яши торган урыннарга сыеналар, бездән ярдәм көтәләр. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучылары кошларга җимлекләр ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куялар, җим сибеп канатлы дусларыбызны сөендерәләр. Ә инде җимлекләргә кошлар очып килүен үз күзләре белән күреп, чиксез шатланалар, горурлык һәм канәгатьлек хисе кичерәләр.
Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Мәктәбебездә экологик чаралар даими булып тора. 20 декабрь көнне башлангыч класслар укытучылары Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы, Хәйретдинова Венера Рөстәм кызы 1-2 нче сыйныф укучылары белән “Бездә кышлаучы кошлар” темасы астында экологик викторина уздырдылар. Чараның максаты укучыларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар “Песнәкләр” һәм “Кызылтүшләр” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Бәйге табышмаклар, кызыклы биремнәр, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Әлеге чарага нәтиҗәне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы ясады, укучыларга киңәшләрен, теләкләрен җиткерделәр. “Кызыл китап һәм мин” Республика конкурсында катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләп уздылар. Укучыларның активлыгына, укытучыларның эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев