erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Курса МТСы“ ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар белән семинар-киңәшмә булды

Эшли дә, саклый да беләләр

- Авыл хуҗалыгы елына күпмедер дәрәҗәдә йомгак ясау да инде бу, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Җитәкчеләр  белән белгечләрне бергә җыю да юкка гына түгел, чөнки бер-берегезне аңлап эшләгәндә генә алга куелган бурычларны уңышлы үтәп була.

2023 ел һава шартлары ягыннан уңайсыз булса да, Арча районы өчен бик тә начар килде, дип әйтә алмыйбыз. Ашлыкның гомуми җыемы буенча республикада өченче урында. Терлек азыгы да кышлатырга җитәрлек итеп әзерләнде. Шактый гына яңа техникалар кайтты. Сыйфатлы орлыклар әзерләнде.

“Курса МТСы“ – орлыкчылык хуҗалыгы. Ә аларга таләпләр зур. Түбән Курса ындыр табагындагы складлар, ашлык чистарту линияләре үрнәк хәлдә. “Биредәге складларга кимерүчеләр дә, төрле бөҗәкләр дә үтеп керә алмый инде“, – диде Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Динә Бульмакова орлыкчылык буенча таләпләр турында сөйләде.
Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов чәчүлек орлык-ларны башка районнарның да бик теләп алуларын әйтеп үтте. Чөнки хуҗалык марканы югары тота. Биредә фотосепаратор дигән җайланма да бар. Ул орлыктагы чүпне зурлыгына, хәтта төсенә карап та аера. “Күрше районнардан да килеп орлык чистартып  китәләр“, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Түбән Курсадан басуларга юл тоттык. Эшкәртелмәгән бер генә басу да юк. Башкалар суканы юк иткән елларда да курсалар җир сукалаудан баш тарт-мады. Билгеле, җир эшкәртү кораллары хәзер бөтенләй башка инде, технологиягә  үзгәрешләр керсә дә, бабайлар заманыннан килгән парга калдырып җирне ял иттерү иң ышанычлы шарт булып кала. Моның шулай икәнлеген арыш басуында тагын бер тапкыр күрдек. Парга чәчелгән уҗымнар бик яхшы хәлдә, тамырлары да нык, тармакланып, кышка көч туплап керә алар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов әйтүенчә, быел чәчелгән 14 мең гектардагы көзге культураларның яртысы канәгатьләнерлек хәлдә. Болары нигездә пар җирләренә чәчелгән.  Ә калганнары начар хәлдә яки бөтенләй тишелмәгән. Сәбәбе гади – пар җирләрендә дым бар.
Урта Курсадагы машина-трактор паркында да тәртип,  комбайннарны, тагылма коралларны кышкы саклауга куйганнар. “Бездә тәртип катгый – эштән туктауга комбайннар чистартылып, юылып саклауга куелырга тиеш!“ – диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов.

Хәзерге вакытта тагылма коралларны төзәтү эшләре дәвам итә, эш урыннары газ белән җылытыла. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Марат Шәйнуров техниканы кышкы саклауга кую, ремонтлау буенча таләпләрне аңлатты.
“Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов техниканы исәпкә кую, техника куркынычсызлыгы буенча таләпләрне искә төшерде, районда булган гыйбрәтле хәлләрне мисал итеп китерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев