erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кыш бирешергә теләми - кар, яңгыр, бозлавык көтелә

Көтеп карыйк

Бүген, 25 мартта, Татарстанда атмосфера фронты тәэсирендә һава шартларының начараюы һәм температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, - дип яза "Татар информ"..

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә, иртән бозлавык хасил булуы ихтимал. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланыр.

Секундына 2 метрдан 7 метрга кадәр булган җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатыштан көнчыгышка һәм төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Иртән юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

Төнлә 0, -5, ә аязганда -8 градус салкыннан соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 4-9 градуска кадәр җылыначак (Казанда +7, +9 градуска кадәр).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре