erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөндешләрнең чираттагы уңышлары

20-нче февральдә  Мөндеш балалар бакчасында районкүләм семинар узды.

 

Семинарның темасы да кызыклы: балаларга әхлак-әдәп тәрбиясе бирүдә халык иҗатының кулланылышы. Мөхтәрәм кунаклар итеп Арча районы балалар бакчаларының мөдирләре, шулай ук Үрнәк, Штерә, Пошалым, Казанбаш, Наласа һ.б. авыллардан кунаклар чакырылган иде. Семинарның темасыннан  ук күренеп тора, әлеге бакчада татар мохите, икетеллелеккә зур игътибар бирелә. Чара тулысынча мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган. Иң элек балалар бакчасының мөдире Рима Мостафина кунакларны балалар бакчасы белән таныштырып чыгып, сәламләде, шуннан соң инде дәресләр башланып китте. Беренче дәресне тәрбияче Җәләлиева А.Г. уздырды. Темасы кызыклы: “Тәгәри китте йомгагым....”. Балалар йомгакны тәгәрәткән саен бер татар халык иҗатына тукталдылар. Икенче тәрбияче, Хөсәенова В.В. исә рус халык иҗатын сайлаган. Аның дәресе исә уен форматында бик кызыклы итеп оештырылган иде. Балалар үз куллары белән хәтта прәннек тә пешереп карадылар. Мөхтәрәм кунаклар белән мастер-класс та уздырылды.  Алар үз куллары белән кулъяулык  бизәделәр.

Музыкаль җитәкче исә балалар белән әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрнең берсе булып саналган “Аулак өй” җырлы-биюле композиция әзерләгән иде. Сценарий нәкъ менә шушы балаларга аңлаешлы телдә  махсус төзелгән. “Аулак өй”дә балаларның җырга да, биюгә дә, телгә оста булулары да бик ачык күренде.

Семинарга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: әлеге бакчада тәрбия чарасы буларак, табышмаклар, мәкалъләр, халык җырлары, әкиятләре, санамышлар, тизәйткечләр,  бармак уеннары бик еш кулланыла икән. Балаларны милли региональ компонентлар белән таныштыру өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Милли почмак-музей эшләп килә. Район һәм республика күләмендә оештырылган бик күп конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Катнашу өчен барлык шартлар да бар шул бакчада: зур, якты музыка бүлмәсе, музыка кораллары, сәхнә костюмнары, музыкаль аппаратура. “Кояшкай” балалар бакчасының әти-әниләр белән  тыгыз элемтәдә торуы да шатландыра. Бигрәк тә төрле кул эшләре конкурсларында алар актив катнашалар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халкыбызның рухи мирасын китаплардан гына түгел, үзебезнең төбәкнең табигатен, милли гореф-гадәтләрен өйрәнү аша тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әклакый тәртип-кагыйдәләрен барларга  мөмкинчелек тудыра. Балаларны тәрбияләүдә эшебез уңышлы барсын өчен , фольклор үрнәкләрен өйрәнү мәсьәләсенә ныграк игътибар итсәк иде.

Афәрин, Мөндешлеләр! Булдырдыгыз!

Гөлшат Хөсәенова, Мөндеш балалар бакчасының музыка тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X