erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

МХОда хезмәт итүче Марат Мөхәммәтшин иң кечкенә көрәшчегә тәкә бүләк итте

Яңа Кенәр Сабан туенда көрәшүче алты яшьлек Камил тәкә алды

9 июнь көнне Яңа Кенәр авылында милли бәйрәм, Сабан туе узды. Елдагыча югары дәрәҗәдә әзерләнгән бәйрәм берничә авыл халкын җыйган иде.

Сабан туеның төп ярышы булган көрәштә 40 кг.га кадәр, 40 кг.-нан югары, 70 кг.-га кадәр һәм 70 кг.-нан югары (авыр үлчәү) авырлыкларда бил алыштылар. Алар арасында Яңа Кенәр, Сөрде, Арча, Мари иле һәм Казан көрәшчеләре бар иде. 

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы Сабан туенда батыр калучылар белән беррәттән иң яшь көрәшче дә тәкә алды. Аны бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Яңа Кенәр егете Марат Мөхәммәтшин исеменнән тапшырдылар.

«Сабантуйга берничә көн кала шалтыратып, ирем үзе исеменнән тәкә алуын сорады. Авылыбыз Сабан туена үз өлешемне кертәсем килә, ул тәкәне иң яшь көрәшчегә тапшырсыннар, диде. Җиңүчегә түгел, нәкү менә иң кечкенә көрәшчегә бирергә дип кат-кат әйтте ул. Әти-әни белән танышлардан тәкә алып кайттык һәм бәйрәм көнне иртә белән оештыручыларга илтеп тапшырдык», – диде Марат Мөхәммәтшинның тормыш иптәше Гүзәлия ханым.

  

Әманәт бүләк Яңа Кенәр авылы Сабан туеның иң кечкенә көрәшчесе 6 яшьлек Камил Сафинга насыйп булды. Ул Яңа Кенәр хастаханәсендә озак еллар хирург улып хезмәт куючы Дамир Сафинның (мәрхүм инде) оныгы булып чыкты. Бүгенге көндә алар Казанда яши. Камил көрәш түгәрәгенә йөри икән. «Безнең өчен көтелмәгән бүләк булды», – дип рәхмәтләрен әйтте Камилнең әти-әнисе. «Менә, ит кирәк дип йөри идең», – дип, шаярып та куйды бәйрәмнең алып баручысы Хәниф Әхмәтов

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь көрәшченең бүләген каршы алу мизгелләрен видеодан карый аласыз

Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин да Марат Мөхәммәтшинның әти-әнисенә, тормыш иптәшенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, хәрби авылдашыбызга күп сәламнәр җиткерүне сорады.   

Марат Мөхәммәтшин 2022 елның октябрь аеннан махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Ике тапкыр ялга кайтып килгән. Әти-әнисе, тормыш иптәше белән булдыра алганча элемтәдә тора. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев