Наласада яшүсмерләр көрәшә
Бүген Наласа мәктәбе спортзалында яшүсмерләр арасында «Игенче»агрофирмасы» ширкәте җитәкчесе Нәсимә Хатибуллина призына көрәш бәйгесе үтә.
Бәйгедә 10 мәктәптән 100 яшь спортчы катнаша.Алар 18 үлчәү авырлыгында көрәшә.
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.Ул яшь көрәшчеләрне республика бәйгеләрендә җиңүләре белән тәбрикләде, киләчәктә дә зур уңышлар теләде һәм район данын яклап көшүче малайларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Турнирның иганәчесе Нәсимә ханым да Наласада көрәш традицияләрен саклап килүче яшьләргә рәхмәт әйтеп уңышлар теләде.
Турнир дәвам итә, нәтиҗәләре белән соңрак таныштырырбыз. Туры эфирны ВКдан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев