erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласада көрәштеләр

Көрәш ярышларын оештырып торалар. Чират Наласага җитте.

Ел дәверендә көрәш буенча күп ярышлар уза. Районыбызның оешма һәм предприятиелары җитәкчеләре ярдәмендә бу ярышлар тиешле югарылыкта үтә, җиңүчеләргә яхшы бүләкләр тапшырыла һәм көчле корэшчелэр республика турнирларында катнаша.  22 февральдә Наласа мәктәбендә “Игенче” агрофирмасы генераль директоры Хатибуллина Нәсимә Гариповна призына корэш ярышлары үткәрелде. Барлыгы районыбыз мәктәпләреннән 2009-11 нче, 2012-14нче, 2015 нче елгы яшусмерлэр арасыннан   95 яшь көрәшче бил алышты.  Ярышта Наласа авыл яшьлэре  исеменнэн батырлар арасында  3000 менлек хэм 5000 менлек сертификатлар уйнатылды. Аларны Гыйләҗетдинов Рамазан һәм Вәлиәхмәтов Нияз отты. Эле ул гына тугел, «Игенче» агрофирмасы һәр көрэшчегэ бэйрэм унаеннан булэклэр тапшырды. Көрэш ике жинелу алымы  белэн көне буе барды.  "Барлык спонсорларга , килгэн кунакларга, көрэшне оештыручыларга олы рэхмэтебезне белдерэбез, - диде Арча мпорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Абдуллина. -  Барлык ир-егетлэрне, этилэрне, бабайларны 23 февраль--- Ватанны саклаучылар көне белән котлап,сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телэп калабыз!". Без дә шул теләкләргә кушылабыз! Бәйрәм белән!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X