erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ничек авыртмыйча яшәргә?

Сәламәтлек үз кулыбызда, дип әйтергә яратабыз. Дөрестән дә шулай ул. Әмма без аның шулай икәнен аңламыйбыз гына. Әшәке без, әйе, әйе, әшәке!

Юктан да кәеф кырыла, юктан да тавыш чыгарабыз. Әле бер көн күптәнге танышыма барып кайттым. Балалары Казанда, үз тормышлары хәзер. Ире белән икесенә болын кадәр өй. “Эх, балалар үскәндә бәхетле булганбыз икән, – ди. – Өйдә уйный башласалар, сүгәр идем үзләрен. Берьюлы эштән кайтып керсәм, күрше малае да кергән, шау итеп, йомшак уенчыкны тибеп, футбол уйныйлар. И-и, орыштым үзләрен. Менә хәзер өй тып-тын, уйнаучы юк, уйнасыннар иде әле футбол...”. Танышымның күзләрендә яшь иде. “Менә хәзер барысын да уйлыйм, – дип сүзен дәвам итте танышым. – Үпкәчел булдым. Уены-чыны белән әйтелгән сүзгә дә үпкәләр идем. Шулай эчтән кимереп, үз сәламәтлегемне бетергәнмен. Нәрсәгә юк-бар сүз өчен үпкәләргә инде?! Аннан кемгә файда?! Менә хәзер билем, аякларым авырта, кан басымым уйный. Мин бит әле олы кеше түгел. Тиздән 50 тула. Ә авыртмаган бер җир юк. Әшәке мин, шуңа авыртам. Үзенең әшәкелеген күпләр аңламый. Шуңа авырталар да. Элекке күршем килми дә, шалтыратып хәлне дә белми дип, күпме үпкәләп йөрдем. Үземнең җүләрлегемне хәзер аңладым. Килмәсә, хәлне белмәсә, ул “күрше” нәрсәгә инде миңа! Без бит хөкемдар түгел. Аллаһы Тәгалә хөкемдар. Ул һәрнәрсәне үз урынына куя. Хәзер тынычландым. Хәзер үз-үземне тынычландыра беләм. Син минем әйткән сүзләрне газетага да яз. Бәлки берәрсенә файдасы тияр. Кеше үз-үзен бетермәсен. Мин хәзер гафу сорарга өйрәндем. Эчтән генә гафу сорыйм. Мәрхүм әниемнән дә, әтиемнән дә гафу сорыйм. Яшьли йөргән егетемнән дә гафу сорыйм. Чөнки ул мине яратып йөрде. Ә мин яратмадым. Башкага кияүгә чыктым. Рәнҗегәндер инде җаным. Кайнатам белән кайнанамнан да эчтән генә гафу сорыйм, Аллага шөкер, алар исән-сау. Ә син яз мин әйткәннәрне”.

Әйе, күп чирләр нервыдан, диләр. Нәрсә җитми безгә?! Яшь чак бәхетле чак, дибез. Ә яшь чакның кем кадерен белгән?! Аннан яшьлекне сагынабыз. Тормышның кадерен белеп яшәгез, дип теләкләр телибез. Ә, ничек кадерен белергә?! Беркем белми. Хөрмәтле газета укучылар, бәлки сез беләсездер тормыш кадерен? Ничек авырмыйча яшәргә?! Ничек нервыларны сакларга?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сездән киңәшләр көтәбез. Хатлар яза аласыз, шалтыратып сөйләсәгез дә була. Редакция телефоны 3-11-58.

Әлфия Сәгыйтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре