Нәрсә ярый, нәрсә ярамый?
Урамда сакта торучылар җәяүләп йөреп тора.
Полиция хезмәткәрләренә күпләрне кызыксындырган сорауны бирдем.
- Урамда битлек кияргә кирәкме?
Чөнки безгә табиб-эпидемиолог урамда битлек кию мэҗбүри түгел, диде. Шулай дип язып та чыктык.
- Урамда ялгыз йөргәндә битлек кию мәҗбүри түгел, - дип әйттеләр безгә сакта йөрүчеләр. - Кеше белән сөйләшкәндә, бина эченэ ( кибет, аптека һ.б.) кергәндә битлек кияргә кирәк.
Балаларгың урамга чыгу тзртибе турында да сөйләштек. Балаларның әти-әнидән башка урамга чыгарга ярамаганын беләбез. Ә менә әти-әни белән урамга нинди максат белән чыгарга ярый яки ярамый - анысын беләбезме? Мәсәлән, әти-әнигә ияреп бала кибеткә чыга аламы? Юк.
Ата-ана бала белән медицина, мәгариф учреждениесенә бара ала.
Кичә бер яшүсмер Арчада ялгыз гына җәяү әбисенә чыгып киткән. Тоткарлаганнар.
Баласы өчен әти-әнисе җавап бирәчәк.
Менә шундый хәлләр. Сак булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев