erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Организмдагы майны тиз яндырырга сәләтле продуктлар

Физик форманы яхшырту өчен башта берничә атна дәвамында мускулларны үстерергә, ә аннары майны яндыруга керешергә кирәк, дип киңәш итә диетолог.

Испаниядән табиб-диетологлар Гильермо Гомес Вера һәм Нурия Монфульеда артык майны ташлау һәм мускул массасын җыю өчен нинди азык-төлек кулланырга кирәклеген сөйләде. Тикшеренү нәтиҗәләрен La Vanguardia басмасына сылтама белән «Федераль яңалыклар агентлыгы» бастырып чыгарды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Гомес Вера сүзләренчә, күнекмәләр һәм туклану планын ике фазага бүлү мөһим. Физик форманы яхшырту өчен башта берничә атна дәвамында мускулларны үстерергә, ә аннары майны яндыруга керешергә кирәк, диде диетолог.

Мондый планда тренировкалар өчен туклану нигезен аксымга бай продуктлар: йомырка, тавык яки тофу (вегетарианнар өчен) тәшкил итәргә тиеш. Тренировкалар алдыннан табиблар банан, ә аннан соң шикәрсез натураль йогурт кулланырга киңәш итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, тунец, авокадо һәм кузаклылар кебек продуктлар әлеге диетада үзеңне формага китерергә ярдәм итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X