Почта хезмәткәре 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән
Әлмәттә почта хезмәткәре 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән өчен суд каршына басачак.
Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Татар-информ язуынча, узган ел җәй «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Әлмәт районара почтамтының 34 яшьлек хезмәткәре пенсия өчен бирелгән 217 мең сум акчаны үзләштерүдә шикләнелә. Хатын-кыз үз гаебен таныган. Тикшерү вакытында ул беркая да китмәү турында подписка бирде. Бу эш судка җибәрелгән. Фото: пиксабай
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев