erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рафис Борһанов: Һәр укытучының исем-фамилиясен, әтисенең исемен хәтерлим

Министр Арчада үзе укыган мәктәптә узган очрашуда «Авыл укытучысы» программасы перспективасы турында да фикерен белдерде.

ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Арчада үзе укыган В. Ежков исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашуда укытучыларын җылы сүзләр белән искә алган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. «1 класстан 10 класска кадәр укыткан һәр укытучының исем-фамилиясен, әтисенең исемен хәтерлим һәм яратып искә алам», — дип әйткән.

Министрдан «сез укыганда да бина якты, зур булгандыр, тик бүген заманча җиһазландырылган кабинетларны күреп нинди фикерләр туа» дип үзе укыган вакыт белән бүгенгесен чагыштыруны сораганнар. «Минем өчен җиһазның нинди булуы истә калмаган, 1-10 класска кадәр укыткан укытучыларның йөзләре, күзләре, белемне зур теләк белән бирүләре бүген дә күз алдымда», — дигән.

«Балачакта безгә урам, спорт залы кирәк иде. Актлар залы безнең өчен зур дала иде. Дәресләр арасында анда бер-беребез белән аралаша, бии, йөгерә дә идек. Фестивальләр үткәргәндә сәхнә дә ясый идек. Әйе, бүген шартлар, җиһазлар яхшырак, ләкин төп нигезе — укытучылар», — дип әйткән Рафис Борһанов.

Аның сүзләренчә, район үзәгендәме, авылдамы, шәһәрдәме — мәктәпләрне бер стандарт белән җиһазлау теләге бар. «Әлбәттә, зур яңа мәктәпләрдә җиһазландыру яхшырак, чөнки алар яңа стандартлар белән тапшырыла. Яңа 1224 кешелек мәктәпләрдә икешәр бассейн, икешәр спортзал, зур лабораторияләр, ләкин анда да җиһаз кырыена укытучы кирәк», — дип искәртә министр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рафис Борһановтан «Авыл укытучысы» программасы турында кызыксынганнар. «Быелдан „Авыл укытучысы“ программасы эшли башлый. Югары уку йортлары кирәк кадәр кадрлар әзерли, тик барысы да укытырга бармый, шуңа кайбер җирдә дефицит туа. Без бу юнәлештә эшлибез, читтән килгән укытучыларны яңадан әзерлибез, өстәмә белем бирергә тырышабыз. Моңа Хөкүмәт акча да билгели. Яңа программага өмет зур», — дигән.

Шушы ук мәктәптән транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм башка берничә күренекле шәхес чыкканы билгеле.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X