erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операция зонасында якташларыбыз белән очрашты

Шушы көннәрдә Арча район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янында булып кайтты.

– Егетләребез безне күргәч бик шатланды, – диде ул. – Туган якка кайтып килгәндәй булдык, диделәр, гуманитар ярдәм өчен район халкына рәхмәт  сүзләрен җиткерүне сорадылар. Без үзебез белән халыктан, оешмалардан җыелган 15 тонналап йөк алып бардык. Анда ир-егетләребез өчен иң кирәкле әйберләр әзерләнгән иде. Яңа кенәрләр мунча ясап алып барды, аның эчендә шулай ук гуманитар ярдәм әйберләре тутырылган иде.

– Юллар бик катлаулы булмадымы?

– Алай кыенлык сизмәдек. Луганск Халык Республикасына кергәндә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин каршы алды. Шунда ук Арча егетләре дә килгән иде. Әлеге хәрби частьта Арча һәм Әтнә районнарыннан 60ка якын ир-егет хезмәт итә. Алар – артиллеристлар, бер батареяның командиры Арчаныкы. Аларга тиешле әйберләрне калдыргач, икенче авылдагы якташларыбыз белән очраштык. 2нче һәм 3нче батальоннар икенче эшелонда урнашкан. 2нче батальоннардагыларның күбесе алгы сызыкта булып чыкты. Аларга тиешле әйберләрне шунда калдырдык. Полк командиры урынбасары, 2нче батальонның замполиты, егетләребезнең күбесе белән очрашып сөйләштем. Казармада, ашарга пешерү урынында булдым.

Егетләрнең кәефләре әйбәт, ашарга җитә, киемнәр белән проблема юк, диделәр. Һәркайсы онытмаганнары өчен рәхмәт әйтә. Алгы сызыкта да булдык, кыска гына вакытка булса да андагы егетләребез белән дә очраша алдык.

Район халкы, волонтерлар, җәмәгать оешмалары, эшмәкәрләр, предприятие һәм оешмалар коллективлары, әфганчылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләргә 75 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыйнап җибәрделәр инде. Шуның 15 тоннага якыны әле алып барылды. Бу эш дәвам итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре дә игътибар үзәгендә. Район хакимияте вәкилләре аларның хәлен белеп торалар, кирәкле ярдәмне оештыралар. Әле менә район ветераннар советы махсус хәрби операциядә катнашучы, әти-әниләре исән булмаган якташларыбызга исемле посылкалар җибәрүне оештырды. Бу игелекле эшләрдә укучылардан башлап өлкәннәргә кадәр катнаша, һәркем үз өлешен кертергә омтыла.

Якташларыбыз махсус операция зонасында безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне саклыйлар. Без барыбыз да аларның куелган бурычны үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Мөмкинлектән файдаланып, илебезнең иминлеген саклауга өлеш керткән һәркемне якынлашып килгән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Без Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгын тирәнтен хөрмәтлибез, бүген илебезнең куркынычсызлыгын һәм тыныч киләчәген тәэмин итүчеләргә тирән хөрмәт белән карыйбыз. Патриотлык һәм батырлык – безнең халыкның алыштыргысыз сыйфатлары.

Һәр гаиләгә ихлас күңелдән игелек, бәхет, татулык һәм  мул тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X