erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раяз Фасыйхов: "Айдар абый чын кеше ул"

Популяр җырчы Раяз Фасыйховның иҗади тормышында Айдар Фәйзрахмановның ярдәме зур булган. Җырчы бу хакта тамашачылары белән дә уртаклаша.

 - Камилләшү юлында Фольклор музыкасы ансамблендә Айдар абый Фәйзрахманов белән эшләгән, Венера Әхәтовнада (Венера Ганиева. – З.Г.) укыган еллар минем өчен саллы булды. Андый остазларың булу рухи яктан да, тәҗрибә ягыннан да баета. Мин ике Фәйзрахманов мәктәбен, Арчада Марсель, Казанда Айдар Фәйзрахмановлар мәктәпләрен уздым. Фәйзрахмановлар мәктәбе өчен әти белән әнигә чиксез рәхмәтлемен. Без биш бала идек, гаиләдән бер мине генә IX сыйныфны тәмамлагач, әти, җитәкләп, Арчага педагогика көллиятенә укырга илтеп куйды. Авыл мәктәбендә укыганда да төрле-төрле конкурсларга йөртергә иренмәде ул, күрше авылларга җәяүләп барган чаклар да булды. Арчада калдырып кайт­канда йөрәге елагандыр инде елавын. Мин бигрәк яшь әле ул чакта. Арчада әтинең дусты яши иде, шул дустының гаиләсендә яшәп укыдым. Марсель абый Фәйзрахманов көллияттә егетләр ансамбле җитәкчесе иде, музыка белеменә укытты. Мине тиз күреп алды, ансамбленә чакыр­ды. Анда чып-чын мәктәп уздым. Ансамбль булгач, әле музыкага гына түгел, коллективта күмәкләшеп эшләргә дә өйрәнәсең. Анда җырчы булып та, баянчы булып та эшләдем. Төрле клубларда бик күп эшләргә туры килде ул елларда. Тинчурин театрында Флюра апа Сөләйманованың юбилеенда каушый-каушый җырлаганым истә әле. Марсель абый мине Айдар абый белән таныштырды, соңрак Айдар абый укырга, аннан ансамбльгә эшкә алды үземне. Ансамбль ул чакта гөрли иде инде. Илшат Вәлиев, Алмаз Нургалиев, Гали Ниязов – состав бик көчле иде. Эшкә иртүк килә, кичке алтыларда гына кайтып китә идек. Күпме матур программалар туды ул чакта.

 

Музыканы профессиональ тоемлау ягыннан Айдар абыйга тиңнәр бик аз. Сәнгать җитәкчесе буларак та шуның кадәр грамоталы кеше ул, бүгенге көндә дә мин аның киңәшләрен тотам. Айдар абый безгә ышана, киңәшләшә иде. Бергәләшеп шаулашып-гөрләшеп, яңа аранжировкалау алымнары уйлап табып эшләдек ул чакта. Айдар абый тәртип яратучы, бик таләпчән, кайчак артык кырыс та, ләкин чын кеше ул.

Ансамбльдә өч ел эшләгәч киттем. Багаж җыелган, мөстәкыйль эшләр вакытым җиткән иде инде. Фольклор музыкасы ансамблендә иҗатны бернинди чикләү юк, анда мин әллә никадәр уен коралларында уйнарга, үземне сәхнәдә дөрес тотарга өйрәндем. Акылы булган кеше ансамбльдән, гомумән, һәркайдан бихисап тәҗрибә туплап чыга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=13004

 

Хөрмәтле райондашлар! Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан 100.tatarstan.ruсайтында күренекле шәхесләр өчен тавыш бирү бара. Биредә республикабыз тарихында тирән эз калдырган, Татарстан Республикасын данлаучыларның исемнәре урын алган. Арча районын Татарстанның халык артисты АйдарФәйзрахманов тәкъдим итә. Әйдәгез, бергәләп Урта Бирәзә егете өчен тавыш бирик! 
http://100.tatarstan.ru/ яки http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/urta-birz-e.. сылтамасы аша кереп тавыш бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X