erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Габделхәй Кәримов хатынына телеграмма юллады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Телеграмма депутатның хатыны Илһамия Кәримова адресына җибәрелгән.

«Авыл хуҗалыгы тармагының тырыш хезмәткәре, талантлы җитәкче һәм җитештерүне оештыручының гомере өзелде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул Кәримовның Арча районында утыз елдан артык актив эшләвен, аны төзекләндерүдә катнашуын һәм агросәнәгать комплексын модернизацияләүгә һәм үстерүгә зур өлеш кертүен искә төшерде.

«Сезнең һәм гаиләгезнең кайгысын уртаклашам, бу кайгылы көннәрдә сабырлык һәм ныклык телим», — дип язды ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, депутат белән эшләгән һәркем аны якты, игелекле һәм хезмәт сөючән кеше итеп истә калдырачак.

https://tatar-inform.tatar/news/society/03-02-2020/r-st-m-mi-nehanov-d-l-t-sovety-deputaty-vafat-bulu-s-b-ple-kaygy-urtaklashty-5720413

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев