erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көне белән котлый

Бүген Татарстанда кешеләрнең яшәеш дәрәҗәсен яхшырту, территорияләрне эзлекле үстерү, халыкны иҗтимагый тормышка җәлеп итү юнәлешендә зур эшләр башкарыла, диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Һәр елның 21 нче апрелендә Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә ныклы урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бүген җирле үзидарә илебездәге халык хакимиятен, дәүләтчелек һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә һәм камилләштерүдә бәяләп бетергесез күренекле роль уйный.

Татарстанда җирле үзидарәнең абруе гадәттәгечә югары. Аның эшчәнлеге, хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык дәрәҗәләрдә үзара хезмәттәшлеге республиканың ныклы үсешенә нигез, тотрыклылык һәм алгарышның гарантиясе булып тора.

Быел без гаять әһәмиятле юбилейларны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп узачакбыз. Татарстанның бер гасырлык яңа дәүләтчеллек тарихы дәвамында җирле хакимият органнары иҗтимагый әһәмияткә ия булган һәрбер эштә бик актив катнашты. Алар фронт ихтыяҗларын, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда урыннарда икътисади эшчәнлекне, халыкны азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте.

Бүген Татарстанда кешеләрнең яшәеш дәрәҗәсен яхшырту, территорияләрне эзлекле үстерү, халыкны иҗтимагый тормышка җәлеп итү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Республиканың икътисади үсеше, җәмгыятьтәге бердәмлек безгә югары тормыш сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иллегә якын программаны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Без бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гражданнарга карата иң якын дәрәҗәдәге хакимият буларак, җирле үзидарә алдында төп бурычларның берсе — халык белән эшләү мәсьәләсе тора. Әлеге бурыч бүген коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш шартларында тагын да зуррак әһәмият ала. Без түзем һәм чыдам булырга, үзебезнең һөнәри осталыгыбызны тагын бер кат исбатларга, гражданнарга һәм хуҗалык итүче затларга ярдәм күрсәтергә, тиз арада төгәл һәм төпле карарлар кабул итәргә тиеш. Уртак көч белән без әлеге хәвефне һәм аның барлык тискәре нәтиҗәләрен җиңәрбез дип ышанам.

Быел безнең алда җирле үзидарә депутатларын сайлау буенча бик мөһим сәяси кампания уздыру бурычы да тора. Урыннарда эшнең торышына бәяне безнең сайлаучыларыбыз бирәчәк. Җирле үзидарә органнарына бу юлы да эшлекле һәм абруйлы, җирлекләрдәге тормыш, алар алдында торган бурычлар белән яхшы таныш кешеләр сайланачагына шигем юк.

Бүгенге әһәмиятле көн уңаеннан җирле үзидарә хезмәткәрләрен, депутатларны, иҗтимагый актив гражданнарны һәм ветераннарны чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүегез, туган җиребез һәм газиз халкыбыз турында ихлас кайгыртуыгыз, Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә намуслы һәм җаваплы хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Җирле үзидарә көне котлы булсын!

Бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!», — диелгән Республика Президенты мөрәҗәгатендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X