“Сәнгать осталары” бәйгесендә ике коллектив Гран-прига лаек булды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә Sforzando – “Сәнгать осталары” республика форумы узды.
“Sforzando” (“Тырышлык”) башкару сәнгатен үстерүче төбәк иҗтимагый хәйрия фонды Татарстанда 2014 елдан бирле эшләп килә. Фондның максатлары булып республиканың музыкаль мәдәниятен үстерү, классик музыканы популярлаштыру һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, классик сәхнәнең яңа яшь йолдызларын эзләү, аларның талантын дөнья сәхнәсендә тормышка ашыруда ярдәм итү һәм шуның белән музыка сәнгатен пропагандалау тора.
Арчада узган “Сәнгать осталары” форумы – Sforzando хәйрия фондының ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылган проект. Алдагы елларда Мамадыш, Тәтеш, Менделеевск районарында уздырылган бу чарада быел Арча районында 200гә якын катнашучы сәхнәдә чыгыш ясады. Яшь сәнгать осталары иҗадилыкта көч сынашты. Бәйге дүрт өлешкә бүлеп үткәрелде. Фортепиано, кыллы һәм тынлы уен кораллары, халык уен кораллары, оркестр, вокал, нәфис сүз һәм хореография номанинацияләрендә көч сынаучы укучылар һәм укытучылар берничә яшь категориясендә бүләкләнде.
Сәнгать мәктәбе фойесында рәсем һәм сынлы сәнгать бүлегенә йөрүче укучыларның эшләреннән күргәзмә эшләде. Бәйге барышында андагы кул эшләре дә бәяләнде.
Чыгышларга һәм кул эшләренә бәя бирүче жюри әгъзалары республиканың әйдәп баручы сәнгать осталары Татарстан Республикасының атказанган аристы Виталий Субуханов, Россия Федерациясе вокал сәнгатенең эксперт-педагогы Диана Шавгулидзе, сәнгать мәктәпләре өчен ноталар җыентыклары авторы, педагог Изабелла Соколова, Г.Камал исемендәге академия театры оркестры артисты, педагог Екатерина Петрова иде. Алар катнашучыларны бәяләп кенә түгел, иҗади укучылар белән эшләүче педагогларга осталык дәресләре дә бирделәр.
Фото https://vk.com/sforzandofond
Барлык катнашучыларга дипломнар, иң алдынгыларга Лауреат исемнәре һәм медальләр тапшырылды. “Русская песня” халык вокал ансамбле һәм “Ар-и-Эль” хореография коллективы Гран-при ияләре булдылар.
Фото https://vk.com/sforzandofond
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев