erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шахматта яшь чиге юк

Арча Укучылар сараенда “Арск. Шахмат“ проекты кысаларында “Шахмат буыннарны берләштерә“ дип аталган турнир уздырылды.

Анда балалар ветераннар белән очрашты.
Кызыклы бәйге булды бу. Катнашучыларның иң яшенә – 8, иң өлкәненә 85 яшь иде. Яшь шахматчылар – Укучылар сараенда шөгыльләнүчеләр. Ветераннар Илдус Сәгъдиев, Марсель Хәлилов, Камил Фатыйхов, Габделнәфыйк Фәттахов, Мөдәрис Лотфуллин, Равил Яруллин, Мәхмүт Ногманов, Ягъфәр Шәмиев, Равил Хәбибуллин – районның билгеле шахматчылары.
Турнир нәтиҗәләре буенча ветераннар командасы беренче булды. Марсель Хәлилов – беренче, Мөдәрис Лотфуллин – икенче, Равил Хәбибуллин өченче урында. Укучылар арасында Алмаз Гатин җиңүче. Салих Вафин – икенче, Гүзәл Хәмидуллина белән Инсаф Заһидуллин өченче урынны алдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннар бәйге турындагы фикерләрен, районда шахматны үстерү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.
Бәйгедә катнашучыларның барысына да район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм “Көнбатыш“ территориаль иҗтимагый үзидарәсе оешмасының грамоталары һәм сувенирлары тапшырылды.
“Арск. Шахмат“ проекты Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев