Себер түләмәсе авыруы билгеләре булган сыер ите табылган
Воронеж базарында себер түләмәсе авыруы билгеләре булган сыер ите табылган. Продукцияне алып яндырганнар.
18 августта Красные Холмы дигән авылда яшәүче бер кешене себер түләмәсе (сибирская язва) белән авыруда шикләнеп хастаханәгә салганнар. Ул үз хуҗалыгындагы сыерны суйган булган. Соңрак ачыкланганча, сыер себер түләмәсе белән авырган.
Себер түләмәсе аеруча куркыныч йогышлы авырулардан санала. Кешеләр авыру терлекләрне караганда, суйганда, итне, сөтне азыкка кулланганда һ.б. йоктырырга мөмкин.
Район ветеринария идарәсе белгечләре халыкны сак булырга, терлекләрне теләсә кайдан сатып алмаска, санитария-эпидемиягә каршы чараларны төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев