erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шекә җырын җырлап, төрле илләр гиздем

Бүген аның юбилее

 

                                                                                                                           

                                                                                                                             

 

       Бүген, 8 сентябрь көнне, районыбызның Шекә авылында туып-үскән, Татарстаннның халык артисты, Республикабызның Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне, ул 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.    Без якташыбызның уңышларына сөенеп һәм шатланып яшибез, аның чын сәнгать кешесе булуы белән горурланабыз. Гөлзадә апа Арча төбәгенең йөзек кашы, аның башкаруында “Арча гимны” безнең районыбызның данын республикада гына түгел, бөтендөнья татарларына да таныта, аның бер концерты да бу җырдан башка узмый. Гөлзадә Гомәр кызы башкаруында халкыбызның  “Арча”, “Туган авылым”, “Кара урман”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Сибелгән татар” һәм башка җырларын дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләребез яратып тыңлыйлар.

        Якташыбызның сәхнә костюмнары һәркемдә аеруча  соклану хисләре уята, ул алар аша да яшьләребездә милли киемнәргә мәхәббәт тәрбияли. Нәфис сүз остасы буларак  Гөлзадә Сафиуллинаның  уңышлары бәяләп бетергесез, аның һәр сүзе туган телебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтә.

      Гөлзадә Сафиуллинаның балалар белән эшләү тәҗрибәсе бик күпләргә үрнәк булып тора. Төрле яшьтәге балалар ул оештырган фестивальләр аша сәхнәдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәнәләр, ул үзе дә  концертларда һәм төрле очрашуларда  балалар өчен язылган җырларны бик теләп башкара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Якташыбыз туган авылы Шекәдә, Шушмабаш сабантуйларында, районда уза торган төрле очрашуларда актив катнаша, ел саен Казан шәһәрендә була торган “Арча якташлыгы” җәмгыяте очрашуларын оештыруны башлап йөри һәм зур ярдәм итә.

      “Туган авылдан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәләргә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз.”, – дип яза ул “Шекә пәриләре комнан бау ишә” дигән китабында. Гөлзадә апа Сафиуллина татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, аның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү өчен җан атып яшәүче  зыялы шәхес.

          Гөлзадә апа безнең музеебыз белән даим элемтәдә яши, үзенең иҗаты белән бәйле һәр яңалыкны вакытында җиткереп бара. Шуңа күрә дә юбилее уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатына  багышланган күргәзмәне оештыру бернинди авырлыклар тудырмады.

         Без якташыбыз Гөлзадә Гомәр кызын олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлектә , кызы Резедә һәм оныкларының уңышларына сөенеп яшәүен телибез,  киләчәктә дә матур җырлар көтәбез.

      “Казан арты” тарих –этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре