erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Соңгы кыңгырау... Ул үзеңә кагылса гына, аны йөрәгең аша кичерәсең

Безнең игезәк малайлар быел 9 сыйныфны тәмамлый. Киттек Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәбенә, соңгы кыңгырауга...

Әнә алар, кайнар алкышлар астында чәчәкләр белән мәйданга үттеләр: 11А сыйныфы, 9А, Б, В сыйныфлары... Сыйныф җитәкчеләре янәшәләрендә. 11А сыйныфы җитәкчесе – физика укытучысы Гөлниса Гарипова. 9А сыйныфы җитәкчесе – рус теле укытучысы Раушания Җәләева, 9Б сыйныфы җитәкчесе – татар теле укытучысы Гөлназ Сафиуллина, 9В – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Регина Хәкимова.

Тантанада шушы мәктәпне тәмамлаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты. Ул укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне уку елы тәмамлану белән котлады, матур, хәвеф-хәтәрсез җәйләр, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, үзләре теләгән һөнәр уку йортларына керүләрен теләде. “Сез үзегез укыган Арчаның 1нче мәктәбен бервакытта да онытмасагыз иде, һөнәр уку йортларын тәмамлаганнан соң эшкә туган районыгызга кайтыгыз!” – диде.

Мәктәп директоры Эльмира Сафина 2024-2025 уку елының фән олимпиадалары хәрәкәте лидеры 9 сыйныф укучысы Азат Сабировны котлап үтте. Укучыларга җәйге каникул вакытында, юл кагыйдәләрен саклап, күңелле һәм файдалы ял итеп, мәктәпкә яхшы кәеф белән исән-сау укырга килүләрен теләде. 62 укучы 9 сыйныфны тәмамлый. “Күбегез һөнәр сайлау алдында тора, – дип сөйләде Эльмира Назыйховна. – Мин сезнең имтиханнарны тапшыруыгызга тулысынча ышанам. Сәләтегез, мөмкинлегегездән, теләгегездән чыгып, дөрес итеп һөнәр уку йортын сайлавыгызны телим”. 

11 сыйныфны 24 укучы тәмамлый. “Мин бит герой Валентин Ежков исемендәге 1нче мәктәпне тәмамладым, дип, бервакытта да авырлыклар алдында каушап калмаска, алга барырга! – дип өндәде унберләрне директор Эльмира Назыйховна. – Уңышлар сезгә! Сездән барысы да булачак! Котлыйм сезне!”.

Тугызлар һәм унберләр күңелле чыгыш ясадылар. Әти-әниләр укытучыларга, мәктәп директорына чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. 

Тугызлар җырлый-җырлый биеделәр: “Ә без яраттык...”. “Нигәдер бу көн истә кала...”. Әйе, ә без яраттык мәктәпне, укытучыларны, сыйныфташларны... Дан яулаган Hi-fi төркеме башкара торган җыр бу. Эрик Чантурия сүзләре, Павел Есенин музыкасы. Мәктәп белән саубуллаша һәм истә кала торган җыр. Бүген дә безнең малайлар бу җырны җырлый-җырлый тыңлый...

Унберләр үзләрен укыткан укытучыларны берәм-берәм чәчәкләр биреп, ихтирам белән кулларыннан тотып, түргә алып килеп, “Гвоздь сезона” премиясен тапшырдылар. Без “гвоздь”ны кадак дип тәрҗемә итәбез. Ә менә Франциядә ул кадак дип кенә түгел, “иң әһәмиятле” мәгънәсендә дә йөртелә икән. Бу премияне театрдагы уңышлар өчен тапшыралар. Унберләрнең әти-әниләре оста уйлаганнар. “Укытучы ул остаз һәм актер да!” – дип сөйләде алар. Сувениры бигрәк матур – йомры пыяла яктырткычка алтынсыман кадак “кадакланган”. Укытучы өстәлендә саклана торган якты истәлек. Кайнар алкышлар астында унберләрнең әти-әниләре ак күгәрченнәрне һавага очырдылар. Хыяллар тормышка ашсын! Тынычлык! Бәхет, шатлыклар юлдаш булсын!...Якты киләчәккә дәшеп, кыңгырау чыңлады. Хәерле юллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев