erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Судта җәберсетүләрнең яңа төрләре ачыкланган

Чита гарнизоны хәрби суды утырышында Байкал аръягының хәрби частенда солдатларны җәберсетү турында яңа мәгълүматлар пәйда булды. Узган елның октябрендә анда рядовой Рамил Шәмсетдинов сигез хезмәттәшен атып үтергән иде.

 Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев мәсхәрәләүдә гаепләнүче Руслан Мухатовның солдатларга карата физик көч куллануы хакында сөйләгән.

 "Мухатов солдатларны кулына бокс перчаткасы киеп кыйнаган", - дип хәбәр итә Тугушев. Шулай ук Мухатов таләбе буенча еш кына иелгән килеш кул чабып сикереп йөргәннәр. Моннан тыш, узган елның сентябрендә, Тугушев сүзләренә караганда, Шәмсетдинов белән Мухатов арасында низаг була: соңгысы рядовой тәмәке тартырга барганда җилкәсенә һәм аягына суга.

 Шәмсетдиновның адвокаты билгеләп үткәнчә, Мухатов үз гаебен таныган һәм бирелгән гаепләү материаллары белән килешкән. Шәмсетдинов үзе утырышта булмаган, чөнки ул әле Мәскәүдә психиатрия экспертизасы үтә.

Фото: lenta.ru

Автор: Резеда Галикәева

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Sudta--berset-l-rne-ya-a-t-rl-re-achiklangan-123065/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X