erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

20 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты.

"Театр сәнгате" номинациясендә Минашаева Эльза (укытучысы  Ахунова Л.Г.) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Эльза диплом һәм 30 мең күләмендә сертификат белән бүләкләнде.
"Фортепиано" номинациясендә безнең иң яшь, талантлы укучыбыз Мөхәммәдьярова Диана (укытучысы Рәхмәтуллина Э. Ф.) II дәрәҗә лауреат исемен яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең рәсем һәм халык уен кораллары бүлеге укучыларын катнашучы дипломнарына лаек булулары белән котлыйбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X