erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда трактор йөртүче ферма хезмәткәрен таптаткан
Арча яңалыклары

Татарстанда трактор йөртүче ферма хезмәткәрен таптаткан

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе 37 яшьлек иргә карата «Саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан ("Ватаным Татарстан", Казан).

 

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 26 октябрьдә Алексеевски районында фермада эшчеләргә салам түкләрен саклагычка күчерергә кушылган булган. Әмма бу вакытта трактор йөртүче башка эш кушылганлыктан китеп барган.

Терлекче булып эшләүче, машина йөртү хокукы булмаган килеш, трактор руленә утырган һәм салам ташый башлаган. Печән түге каплаганлыктан ул трактор алдында ни барлыгын күрә алмаган, ара-тирә кабинадан гәүдәсен чыгарып үрелеп караган. Тик  ул 53 яшьлек хатын-кызны күрмәгән һәм бәрдергән. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын шунда ук үлгән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев