erid:2VtzquqpS7d
Татарстанга яңгырлар һәм суыклар якынлаша
Арча яңалыклары

Татарстанга яңгырлар һәм суыклар якынлаша

Максималь температура +26 градус булачак.

Татарстанда якын көннәрдә һава торышы бозылачак. Җылы яллардан соң республикага явым-төшемнәр кайтачак.

Синоптиклар фаразы буенча, майның соңгы көннәрендә һава торышын антициклон бирәчәк. 31 майда көндез термометр баганалары +33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Киләсе атна башында яшенле яңгырлар һәм температураның шактый түбәнәюе көтелә. ТР Гидрометүзәгенең башлангыч фаразына караганда, 2 июнь көнне көндез температура +21дән +26 градуска кадәр булачак, ә сишәмбе көнне +19 +24 градустан артуы көтелми.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев