erid:2VtzquqpS7d
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат
Арча яңалыклары

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат

Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә

Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты — Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры хәбәр итә.

Театр артистның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», — диелгән хәбәрдә.

Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/05-07-2021/tatarstanny-halyk-artisty-h-lim-l-y-vafat-5829149


Арча хәбәрләре

Нет комментариев