Тегермәнче бабай янында
Симетбаш тегермәне озын гомерле булыр
Симетбаштан тегермән турында язганым өчен рәхмәт әйтеп шалтыраттылар. “ Без үзебез дә шул турыда сөйләшкәләп йөри идек, андый тарихи ядкәрне сакларга иде“, – диделәр.
Минем үзем өчен дә бүгенге көндә бөтен җиһазлары белән сакланып калган тегермәнне күрү бик тә гаҗәп хәл булган иде. Әлеге йөз яшьлек тегермәндә ярты гасыр тегермәнче булып эшләгән Таһир Мифтаховның исән-сау булуы чын могҗиза булып тоелды. Аның белән очрашу бәхетенә дә ирештем. 27 октябрьдә аңа 95 яшь тулачак иде. “Аны юбилее белән 50 ел эшләгән тегермәне янында котлый алсак, күңелле булыр иде бит, ә!“ – дип язган идем.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллинга рәхмәт, ул вакытында документларны әзерләп республика министрлыгына җибәрде. Бүләкләрне тапшырырга бергә бардык. Башта юл уңаеннан тегермән яныннан уздык. Әле юбилярны алып килеп күрсәтерлек хәлгә килмәсә дә, авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллинга рәхмәт, тегермәннең тирә-юнен чистартып куйганнар.
Таһир абый бу юлы өйдә ялгызы гына түгел иде, аны котларга Иске Кишеттә яшәүче кызы белән кияве, башка якын кешеләре килгән. Таһир абый мине дә иң якын кешесе кебек, кочаклап каршы алды: “Бик матур итеп язгансың, рәхмәт!“ – диде.
– Әле бу эшнең башы гына, тегермәнне бәхетле язмыш көтә, – дидем. Алары турында әлегә әйтми торам.
Ленар Илсур улы Таһир абыйга министрның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев