erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туган тел форумы делегатлары Арчада

13 ноябрьдә Арчага Бөтенроссия Туган тел форумында катнашучы кунаклар килде.

Алар арасында Россия Федерациясе мәгариф идарәсе органнары, татар милли-мәдәни автономияләре һәм җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәгариф идарәләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар бар иде.
Кунаклар ике төркемгә бүленеп Арчаның 6 номерлы урта мәктәбендә, “Арчабаш“ бистәсендәге лицейда булдылар.
Арчаның 6 номерлы урта мәктәбендә кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде. Бөтендөнья татар конгрессы милли советы рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров туган телне саклау һәм үстерү буенча алда торган бурычлар турында сөйләде.
Кунаклар “Арча җире – Тукай ягы“ дигән музыкаль чыгышларны җылы кабул иттеләр.
Аннан соң мәктәптә остаханәләр эшчәнлеге белән танышу булды.

Форум делегатлары  татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләрдә катнаштылар. 
Форумга җыелган Россия Федерациясе мәгариф оешмалары вәкилләре, татар милли-мәдәни автономияләре һәм җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре,  мәгариф идарәсе җитәкчеләре,  мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Арча җире –Тукай ягы” музыкаль чарасы тәкъдим ителде. Әлеге чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы,  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы, Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы катнашты. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көн дәвамында татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә һәм милләт баласын тәрбияләүгә багышланган төрле педагогик остаханәләр узды. Шулай ук катнашучылар «Шәҗәрә – нәсел дәвамчанлыгы», «Халкыбызның күңел бизәкләре», «Милли чигү», «Театр яктылыкка, нурга илтә» күргәзмәләре белән дә таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев