erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Укудагы уңышлар өчен - акча

Татарстаннан 5-11 сыйныф укучылары математика, физика яки химияне өйрәнүдәге уңышлары өчен 50шәр мең сум грант ала алачак

Бу хакта «Татар-информ да узган матбугат конференциясендә талантлар университеты җитәкчесе Адилә Әхмәтова хәбәр итте.

«Физик-математик алгарыш - ул Россия Федерациясенең башка бер генә төбәгендә дә булмаган уникаль мөмкинлек. Һәм 1 апрельдән гариза бирү кампаниясе старт ала», - дип билгеләде Әхмәтова.

Аның сүзләренә караганда, узган елда Татарстанның 200 укучысы ярдәм алган. Ә быел аларның саны икеләтә күбрәк булачак, чөнки республикада физик-математик алгарыштан тыш, физик-химик алгарыш проектын эшләтеп җибәрделәр.

Катнашуга гаризаны 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр бирергә мөмкин булачак. Проектта катнашучылар акчалата бүләкне быелның 17 июленнән дә соңга калмыйча алачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-maktap-ukucylary-ukudagy-unyslary-ocen-50-men-sumlyk-grant-ala-alacak-5921205

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев