erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ут-күздән саклыйк

Иминлек

Игеннәрне урып-җыю чорында басуларда янгын куркынычы нык арта, шуңа кагыйдәләрне үтәүгә зур игътибар  бирелергә тиеш.

Кырда эшләүче һәр кеше белән инструктаж үткәрү – мәҗбүри таләп. Спиртлы эчемлекләр кулланучыларны гомумән урып-җыю эшләрендә катнаштырмаска, тәмәке тартуны тыярга. Һәр комбайн һәм тракторда 2шәр янгын сүндергеч, 2 очлы көрәк, себерке су белән бидон булырга тиеш.

Басуларны суктыра башлаганчы 50 гектардан артмаган кишәрлекләргә бүләргә, кишәрлекләр арасында 8 метр арадагы игеннәрне урырга, урылган саламны җыйнап алырга. Әлеге урылган араның кимендә 4 метрын сукаларга.

Басуда урып-җыю барганда янгын чыга калганда җирне сукалау өчен сука таккан трактор, янгын сүндерү техникасы әзер булырга тиеш.

Камылны, кибәкне яндыру, учак ягу катгый тыела.

Шулай ук капоты булмаган яки  капоты ачык булган трактор, үзйөрешле шасси һәм автомобильләр куллану, трактор һәм автомобильләрнең радиаторларындагы тузанны яндыру, махсус мәйданчыклар булмаган урыннарда ягулык салу тыела.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтә-мәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

Янгын чыга калганда 01, 101, 112 номерлары белән шалтыратыгыз.

А. Шакирҗанов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре