erid:2VtzquqpS7d
Уңыш өлгерә тора
Арча яңалыклары

Уңыш өлгерә тора

Басуларда.

Арча районы хуҗалыкларында бөртекле культураларын суктыру сонгы стадиясенә керде. Шуның белән беррәттән игеннәрне тәрбияләү эше, кукуруз, бәрәңге, яшелчәләр үсүен дәвам итә.

"Россельхозцентр"ның Арча районы белгечләре тарафыннан ООО АФ Игенче һәм ООО АФ Кырлай хуҗалыкларында бәрәңге, яшелчә һәм кукуруз культураларында  уңышның күләме билгеләнде.

ООО АФ Кырлай хуҗалыгында бүгенге көндә 30 га мәйданда бәрәңге алынды, һәр гектардан 25 тонна уңыш чыга.

 Колобок сортлы сугарулы бәрәңге басуында бугенге көндә һәр гектардан 28 тонна уңыш  билгеләнде. Бәрәңге үсүен дәвам итә.
 Җыеп алынган уңыш Татарстан Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе сату нокталарына җибәрелә.


Нет комментариев