erid:2VtzquqpS7d
Ветеранга - 90 яшь
Арча яңалыклары

Ветеранга - 90 яшь

4 апрельдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин Казанбаш авылында яшәүче Зиннур ага Әхмәтгалиевны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа бүләкләр тапшырды.

Зиннур ага олы тормыш юлы узган кеше, озак еллар колхозда шофер булып эшләде. Әле дә бик актив кеше ул, умартачы, машина йөртә, табигатьне ярата, район газетасының даими укучысы. Балаларының һәм оныкларының яраткан әтиләре һәм бабалары.

Юбилеең белән, Зиннур ага!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев