erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева конкурслар җиңүчесе

Узып баручы 2024 ел «Арча хәбәрләре» редакциясе өчен уңышлы ел булды. Хезмәткәрләр арасында эшчәнлек нәтиҗәләре арасында бүләкләнүчеләр дә шактый булды. Бүләкләнүчеләр арасында иң күп бүләккә газетаның журналисты, «Бәллүр каләм» иясе, бик күп конкурслар җиңүчесе Гөлсинә Зәкиева аеруча хөрмәткә лаек.

Быел да ул республикада узган төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык, дәүләт автоинспекциясе бүлеге уздырган «Ышаныч һәм куркынычсызлык» номинациясе буенча район һәм республика конкурсларында җиңеп бүләкләргә, махсус хәрби операция темасын яктырту буенча хезмәте өчен АО «Татмедиа»ның грамотасына ия булды.

Гөлсинә Вазыйх кызына бүләкләрне «Арча хәбәрләре» газетасы редакторы Исрафил Насыйбуллин һәм Россия эчке иэшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны, Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының мактаулы хезмәткәре Рәдис Гарифуллин тапшырды.

Сезне чын күңелдән котлыйбыз, Гөлсинә ханым! Киләчәктә дә илһам чишмәләрегез артып, райондашларыбызны эчтәлекле, кызыксындыргыч мәкаләләрегез, мавыктыргыч әсәрләрегез белән куандырып яшәргә язсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев