erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айдар Фәйзрахманов тавыш бирүдә 76 тавыш җыйган

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100.tatarstan.ru сайтында республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү бара. Исемлектә районыбызның Урта Бирәзә авылында туып-үскән якташыбыз Айдар Фәйзрахманов та бар.

 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, 2019 елдан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Казан Федераль университеты профессоры Айдар Фәйзрахманов бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Аны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

    “Мин Арча мәдәният йортында алдынгыларны хөрмәтләү бәйрәмендә катнаштым һәм районыбыз уңышларына сөенеп утырдым. Ел йомгакларына багышланган тантанада катнашучыларны сәламләргә үзе җитәкчелек иткән ансамбле белән якташым Айдар Фәйзрахманов кайткан иде. Ансамбльнең репертуары да, башкару осталыгы да, артистларның киемнәре дә сокланырлык үзгәргән. Айдар якташларын ирешкән уңышлары белән котлады, Яңа ел сәламен җиткерде. “Дөньяның кайсы почмагында, кайсы илендә булсам да мин туган ягым  Арчаны һәрвакыт сагынып кайтам. Минем өчен Арчабызның урман-кырлары да, чишмәләре-инешләре дә, хәтта болытлары һәм җилләре дә кадерле. Арча белән тиңләшерлек төбәк башка беркайда юк. Арчалылар кайда гына эшләсәләр дә милләтебезнең горурлыгы булып торалар. Арча чын мәгънәсендә милләтнең көзгесе ул. Районыбызның исеме  дә “Татарча” дигән сүздән кыскартып алынган бит. Арча!”- диде. Зал алкышларга күмелде. Шулай итеп Айдар Фәйзрахманов моңарчы хәтта тел галимнәре дә искә алмый торган төшенчәне казып чыгарды”, - дип яза мөхтәрәм журналистыбыз Әгъзам Фәйзрахманов.

         Әйе, узган елда Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы өчен шатлыклы вакыйга  булды. Якташыбыз татар фольклор мирасын өйрәнү, үстерү, популярлаштыру һәм дөнья музыкасы мәйданына чыгару эшенә өлеш кертүе, үз авторлыгындагы “Олы юл” кичәләр циклы, нотага салып эшкәртелгән фольклор әсәрләреннән төзелгән ике томлык “Онытырга мөмкин түгел” басмасы һәм үзе иҗат иткән җырлар һәм романслардан төзелгән “Яшәү барыбер кызык”, “Олы юл”, “Борчылма”, җыентыклары өчен Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы да  “Казан-Экспо” күргәзмә үзәгендә, кабатланмас җырчыбыз Илһам Шакиров исеме бирелгән залда,  өч мең тамашачы катнашында узды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәрәҗәле бүләкне алганда якташыбызның уңышлары өчен сөенеп тә, горурланып та утырдык, бу тантанада катнашуыбыз белән үзебезне дә бәхетле итеп сиздек.

     Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда  Айдар Фәйзрахмановның югарыда әйтеп үтелгән китаплары, аудио-видео дисклары, төрле еллардагы истәлек фотолары, афишалар, үзе бүләк иткән сәхнә костюмы кадерле экспонатлар буларак саклана.Музейның  әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә   аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  экспозиция куелган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле райондашлар! Әйдәгез, якташыбыз Айдар Фәтхрахман улы өчен тавышны бергәләп бирик! Аның өчен http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm сылтамасы белән 100.tatarstan.ru сайтына керергә һәм үз тавышыгызны калдырырга кирәк.

Бу минутларда якташыбыз өчен 76 тавыш бирелгән.

 

#НашЗемляк100ТАССР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X