erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җыр күңелендә гомерлек урын алган

Зилә ханым ансамбльгә нигез сала, ярты гасырдан артык җитәкли, югары дәрәҗәгә күтәрә.

Арча үзәк китапханәсендә “Иҗат дөньясы – рухи чишмә ул” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. 
“Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман” проектында катнашучы буларак, шулай ук  Укытучы һәм остаз елы уңаеннан оештырылды ул. Кичәнең кунагы – 53 ел педагогик стажы булган, озак еллар Арча педагогика көллиятендә музыка укыткан, ярты гасырдан артык “Ләйсән” халык вокаль ансамблен җитәкләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинова.
Ансамбльнең беренче исеме “Алтаир” була, 1983 елдан ул “Ләйсән” исемен йөртә. Ничә буын яшьләребезне тәрбияләп, аларга юнәлеш биреп озата, яшьләргә халкыбызның моңлы җырларын җиткерә ул. Ансамбльнең шундый нәтиҗәләргә ирешүендә алыштыргысыз җитәкчесе, нигез салучысы Зилә Шәйхетдинованың өлеше бик зур. 
Зилә ханым бүгенге көндә лаеклы ялда. Әмма аның хезмәте югалмый, ул орлыгын чәчеп үстергән “агач” бүген дә мул уңыш бирә. Яшь, талантлы музыка белгече Диләрә Хәйдәрҗанова “Ләйсән”не Зилә ханым күтәргән югарылыктан төшерми. Киресенчә, ансамбль бүген дә иҗади үсештә. Зилә Шәйхетдинова өчен дә бу зур сөенеч. Чөнки аның хезмәте яши, чәчәк ата, үзенең матур җырлары белән тамашачыларны сокландыруын дәвам итә. Кичәдә “Ләйсән”нең элеккеге солистлары да чыгыш ясады. Димәк, җыр алар күңелендә гомерлек урын алган. Ә бу җитәкче өчен үзе горурлык.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев