erid:2VtzquqpS7d
Югары Атыда Габделхәй Кәримов истәлегенә хоккей турниры
Арча яңалыклары

Югары Атыда Габделхәй Кәримов истәлегенә хоккей турниры

Бүген Югары Атыда укучы яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Габделхәй Кәримов истәлегенә хоккей турниры узды.

Аны шушы төбәктә спорт өчен җанын-тәнен биреп эшләүче тренер Илнур Габдрахманов оештырды. 

- Соңгы көннәрдә шугалактан чыкмады да, боз өчен борчылып йөрди ,-диләр авылдашлары.

Менә бит көне дә менә дигән булды, суытып та җибәрде. Турнирда 4 команда : Югары Аты, Утар Аты, Субаш  Аты, Наласа яшь хоккейчылары уйнады. Алар үзара бер-берсе белән уйнап чыктылар. Нәтиҗәдә күчмә кубокка Утар Аты командасы лаек булды. Икенче Наласа, өченче Субаш Аты, дүртенче Югары Аты уенчылары. 

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев