Юлда барган машинага ут капкан
Кукмара районында трассада машина янган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, машинага ут кабу турындагы хәбәр 9 август көнне 21:40 сәгатьтә килеп ирешкән. «Mitsubishi» машинасы юлда барганда яна башлаган. Машина йөртүче капоттан төтен чыгуын күреп, шундук юл кырыена туктаган. Капотны ачуга, моторны ялкын чолгап алган.
Ир-ат коткаручыларны чакырта һәм янгынны ут сүндергеч, ком белән мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырыша. Янгын бүлегендә хәбәр итүләренчә, янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, ә менә машина тулысынча янып беткән. Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yulda-bargan-mashinaga-ut-kapkan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев