erid:2VtzquqpS7d
Зур капларда бүләкләр тапшырылды
Арча яңалыклары

Зур капларда бүләкләр тапшырылды

Киләчәктә дә аз керемле гаиләләр бала табу йортыннан шундый бүләкләр алып чыгачак. 

Арча бала табу йортында быел бала тапкан гаиләләргә зур капларда бүләкләр тапшырылды.Беренчеләрдән булып ул бүләкләрне Ашытбаштан Зариповлар, Иске Муйдан Гыйниятовлар һәм Арчадан Борһановлар алды. Киләчәктә дә аз керемле гаиләләр бала табу йортыннан шундый бүләкләр алып чыгачак. 

Бу көнне әниләр һәм әтиләргә бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова тапшырды.

"Сезгә исәнлек, саулык, гаилә бәхете телибез. Балаларыгызны исән-имин үстерегез",  диде баш табиб аналарга чәчәк бәйләмнәре сузып.   

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча районы Арча хәбәрләре 100-летие ТАССР

Нет комментариев