Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда 8 июньдә яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә
Дүшәмбе, 8 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явуы мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшү ихтималы бар. Көндез кайбер территорияләрдә яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы да мөмкин.
-
Татарстан үсмерләре быел кайда эшли алачак?
2026 елда Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары составында 14-17 яшьлек 3,9 меңнән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла.
-
Татарстанда төзелеш материаллары буенча биржа сәүдәләре бюджетка 27,6 миллион сум янга калдырган
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы мәйданчыгында үткәрелгән биржа сәүдәләре нәтиҗәсендә республика бюджеты 27,6 миллион сум акча экономияләгән. Бу хакта ТР Төзүчеләр берлеге идарәсе утырышында хәбәр ителде.
-
Татарстанда язгы чәчү тәмамланды, азык әзерләү эшләре башланды
Быел Татарстанда барлыгы якынча 3,2 миллион тонна сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләү планлаштырыла.
-
«Татар – информ» «Нарядный Сабантуй-2026» фотоконкурсы башлануы турында игълан итә
Татарстанда Сабантуйлар чоры башлана. Инде 6 һәм 7 июньдә бәйрәмнәр республиканың авыл һәм район үзәкләрендә узачак. Чаллыда һәм Әлмәттә Сабантуйны 13 июньдә, ә Казанда 20 июньдә билгеләп үтәчәкләр.
-
Татарстанда табибларга ярдәм итүче ясалма интеллект булдырачаклар
Казан медицина университеты һәм Иннополис университеты табибларга ярдәм итәр өчен ясалма интеллект булдырырга уйлый.
-
Татарстанда кыргый этләрне ау ресурслары исемлегенә кертү тәкъдим ителә
Татарстанда кыргый этләрнең санын исәпкә алу һәм аларны ау ресурслары категориясенә кертү мөмкинлеге карала. Бу мәсьәлә республика парламенты комитеты утырышында күтәрелде.
-
Казан июнь бәйрәмнәрендә топ-5 туристик юнәлешкә кергән
Экспертлар Казанның туристлар арасында популярлыгын алга киткән транспорт инфраструктурасы, турпродуктның төрлелеге һәм шәһәрнең вакыйгалар активлыгы белән бәйли.
-
Казанда эшче бишенче каттан егылып һәлак булган
Эшче Казан йортларының берсенең 5 нче катыннан егылып һәлак була.
-
Иртәгә синоптиклар татарстанлыларга 25 градуска кадәр җылылык, җил һәм урыны белән яшен вәгъдә итә
4 июньдә җылы, әмма үзгәрүчән һава торышы көтелә: синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 17 метрга кадәр көчле җил фаразлый.
-
Илсур Һадиуллин: «Өстәмә түләүләрне дә исәпкә алып, 100 мең сумнан артык акча алучы укытучылар бар»
Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның нинди БДИ һәм ТДИ фәннәрен сайлавы, республика мәктәпләрендә нинди укытучылар җитмәве, ни өчен гаилә белеменә күчәргә ярамавы, яңа балалар бакчалары кайда ачылачагы һәм яи белән эшләргә балаларны ничек өйрәтәчәге турында «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
-
Казанда ике автобус маршрутының яңа тукталышлары барлыкка киләчәк
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР башкаласында дүрт трамвай маршруты Киров дамбасы янында туктала башлаячак
-
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
Радик Сабиров белән хушлашу бүген «Татмедиа» да 11:00 сәгатьтә булачак
-
Татарстанда гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре буенча 65 ярдәм чарасы турында фикер алыштылар
Казанда узган вебинарда Татарстанда гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары, демографик сәясәтнең яңа юнәлешләре һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм механизмнары турында сөйләштеләр.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кадрлар резервында катнашучылар проектларын бәяләде
Инициативалар сәнәгатьне роботлаштыруыннан алып махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә һәм тарихи мирасны саклауга кадәр төп өлкәләрне колачлый.