Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Арча районының биш оешмасында эшләүче машина йөртүчеләр быелның беренче биш аенда юл кагыйдәләрен еш бозганнар
Юл иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясе 2026 елның 5 аенда юл кагыйдәләрен иң күп бозган машина йөртүчеләр эшләгән предприятиеләр исемлеген игълан итте
-
Татарстанда фәнни туризмны үстерүгә грантлар бирелә башлый
Татарстан Фән һәм технологияләр фонды быел фәнни-популяр һәм сәнәгать туризмын үстерүгә юнәлдерелгән яңа грант программасын башлап җибәрә. Беренче этапта кимендә өч югары уку йорты ярдәм алачак.
-
Казанга хаҗилар утырган соңгы рейс кайтты
Быелгы хаҗиларның барысы да Татарстанга кайтты
-
Татарстанда «Минем субсидияләр» сервисы аша 2,4 млрд сумга 15 меңнән артык гариза хупланды
2026 елның беренче биш аенда Татарстан халкына 2,4 млрд сумлык ярдәм чараларына 15,2 мең гариза хупланган. Бу авыл җирендә яшәүчеләр, эшкуарлар һәм компанияләр өчен «Минем субсидияләр» сервисы аша онлайн рәсмиләштерелгән ярдәм.
-
Татарстан табиблары лейкоз белән авыручы баланың гомерен саклап калды
Татарстанда табиблары 9 яшьлек кискен промиелоцитар лейкоз белән авыручы малайны Россиядә моңа кадәр кулланылмаган инновацион препаратлар ярдәмендә дәвалаган.
-
Казан аграр университеты өчен тагын бер тулай торак төзеләчәк
Казан дәүләт аграр университеты өчен тагын бер тулай торак төзү киләсе елга планлаштырыла. Бу хакта КДАУ ректоры Илшат Нуриев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
-
Гөлүсә Закирова «Геройлар янәшәдә – Герои рядом» республика конкурсы кысаларында видеодәрес алып бара
«Геройлар янәшәдә» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
-
Татарстанда беренче тапкыр «кайнар химиотерапия» операциясе үткәрелде: сирәк ысул 38 яшьлек пациентны коткарды
Казанның Республика клиник онкология диспансеры хирурглары HIPEC технологиясен – корсак эчендәге гипертермик химиотерапия кулланган.
-
Росгвардия Татарстанның барлык балалар лагерьларын тикшерәчәк
Росгвардия хезмәткәрләре Татарстанда балаларны савыктыру лагерьларын тикшерә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Казанның тарихи паркы Россия көненә программа әзерләде
11 июньнән 14 июньгә кадәр Казанның «Россия – минем тарихым» тарихи паркында Россия көненә багышланган экскурсияләр һәм квестлар узачак.
-
«Бердәм Россия» Татарстанда гражданнарны кабул итү атнасын уздырды
Татарстанда «Бердәм Россия»партиясе оештырган төбәк гражданнарны кабул итү атналыгы тәмамланды.
-
Татарстан 2027 елда тагын 20,8 миллиард сумлык бюджет кредиты бурычыннан азат ителәчәк
Татарстан Республикасы 2027 елда бюджет кредитлары буенча 20,8 миллиард сум күләмендәге бурычыннан азат ителергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш 21 нче утырышында республика финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте.
-
Татарстанда вакытны үзгәртү буенча тавыш бирү уздырырга тәкъдим иттеләр
Мондый тәкъдим белән ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов чыкты.
-
Ял көннәрендә Казанда 22 исерек машина йөртүчене тотканнар
2600 кеше җаваплылыкка тартылган
-
Татарстан профсоюзлары Лисичанск халкына ярдәм тапшырды
Бу көннәрдә «Бердәм Россия»нең 38 нче гуманитар колоннасын җыю дәвам итә.