erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Бердәм Россия» Татарстанда гражданнарны кабул итү атнасын уздырды

Татарстанда «Бердәм Россия»партиясе оештырган төбәк гражданнарны кабул итү атналыгы тәмамланды.

Бу вакыт эчендә ана һәм бала өлкәсендәге белгечләргә консультацияләр сорап 600 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр ителә партиянең рәсми сайтында. Халык белән очрашуларны ТР дан РФ сенаторлары, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы һәм муниципаль берәмлекләр Советлары депутатлары үткәрде.

Партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 50дән артык мөрәҗәгать каралды, тагын 568 кеше җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итте.

Атнаның соңгы көнендә Дәүләт Думасы депутатлары Илья Вольфсон, Айдар Метшин, Рөстәм Кәлимуллин һәм Анатолий Иванов, Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Айрат Зиатдинов һәм Елена Кузьмичева, шулай ук «Бердәм Россия» Генераль советы әгъзасы, Казан шәһәре Думасы депутаты Марсель Шәрәпов һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Айнур Ялилов кабул иттеләр.

Мөрәҗәгать итүчеләрне барыннан да бигрәк пособиеләр һәм социаль түләүләр, белем алу, балаларның ялы һәм үсеше мәсьәләләре, шулай ук опека һәм тәрбия темалары кызыксындырды. Моннан тыш, халык торак һәм милек проблемаларын, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен күтәрде, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә адреслы ярдәм сорады, медицина һәм дарулар белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуга зарланды.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев